Требуем прекратить преследование мусульман в Китае!

0 людей подписали. Следующая цель: 100

Идель Урал
Идель Урал подписал(а) эту петицию

Татарстан Республикасы Президенты

Рөстәм Нургали улы Миңнехановка

 

Кытайдагы мөселманнарга басым ясауны туктатуны таләп итәбез!

Хөрмәтле Президент!

Алга киткән дәүләтләр, аерым алганда, Бөекбритания, Франция, Япония, Канада, Австралия, Кытай халык респубикасын Көнчыгыш Төркистанда массачыл рәвештә уйгырлар һәм башка мөселманнарны кулга алуны туктатуны таләп итте.

Дөнья илләре Кытайның макстачан рәвештә Көнчыгыш Төркистанда яшәүче уйгыр, казах, кыргыз, татарларның мәдәниятын һәм милли үзаңын юкка чыгара баруы турында белдерә. Кытай хакимияте мөселманнарны кулга алып төрмә, концлагерьләргә  яба, тәрбия бирү өчен дигән сылтау белән балаларны дәүләт интернатларына урнаштыралар. Хакимият иткән коммунистлар партиясе уйгыр теленә басым ясый, аны кытай теленә алмаштыра, мәчетләрне яба, мөселманнарны күзәтү өчен бар җирдә видеокамералар урнаштыра, йөзләрне тану системасын куллана, уйгыр рестораннары уйгыр мәдәниятен пропагандалый дигән сылтау белән эшчәнлекләрен туктата. 

Без, бу ачык хатны имзалаучылар, Татарстанның Кытайдагы уйгырларның иза чигүен тыныч кына күзәтергә хокукы юк дип саныйбыз.

Рөстәм Нургали улы! Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 маддәсе нигезендә:

  1. Кытай хакимиятеннән мөселманнарны тоткан концлагерьләрнең ябылуын таләп итүгә чакырабыз.
  2. Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавровны да шундый ук мөрәҗәгать белән чыгыш ясарга өндәвегезне сорыйбыз.
  3. Кытайның Казандагы генераль консул У Инцин белән очрашу оештырып, Кытайның Көнчыгыш Төркистандагы концлагерьләрнең ябылуын, Кытайда эшчәнлеге туктаган мәчет, мәдрәсәләр яңадан эшли башлауны таләп итүегезне сорыйбыз.

 

Президенту Республики Татарстан

Рустаму Минниханову

 

Требуем прекратить преследование мусульман в Китае!

Уважаемый господин Президент!

Наиболее развитые страны, в частности Великобритания, Франция, Германия, Япония, Австралия и Канада, призвали Китайскую Народную Республику прекратить массовые задержания этнических уйгур и других мусульман в Синьцзян-Уйгурском автономном регионе КНР (Восточном Туркестане).

Весь цивилизованный мир признает, что Китай планомерно уничтожает культурную самобытность и национальное самосознание народов Восточного Туркестана: уйгур, казахов, киргизов, татар. Китайское руководство кидает мусульман в концлагеря, а детей отдает на перевоспитание в государственные интернаты. Правящая коммунистическая партия выдавливает уйгурский язык, замещая его китайским, закрывает мечети, использует систему распознавания лиц для слежки за мусульманами, не разрешает уйгурские рестораны, потому что они популяризуют уйгурскую культуру.

Мы, нижеподписавшиеся, считаем, что Республика Татарстан не в праве молча смотреть на страдания мусульман Восточного Туркестана!

Уважаемый Рустам Нургали улы! В соответствии со ст. 94 Конституции Республики Татарстан, призываем Вас:

  1. Публично потребовать от властей Китайской Народной Республики закрытия концентрационных лагерей для мусульман.
  2. Обратиться к Министру иностранных дел РФ Сергею Лаврову с требованием выступить с аналогичным заявлением.
  3. Провести встречу с Генеральным консулом Китайской Народной Республики в Казани У Инцинем, в ходе которой заявить о неприемлемости существования концлагерей для мусульман Восточного Туркестана и потребовать возобновления работы все закрытых в Китае мечетей и медресе.